Гариза бирүче белән эш бирүче арасындагы хезмәт бәхәсе хәл ителде

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  адресына килгән мөрәҗәгать буенча “Нефтехимия һәм нефть эшкәртү  техникумы” нда хезмәт законнары таләпләрен саклау факты буенча күчмә тикшерү үткәрелде.Әлеге мөрәҗәгатьне карау  нәтиҗәсендә гариза бирүче белән эш бирүченең хезмәт бәхәсе тыныч юл белән хәл ителде.

  Гариза бирүче Ш. 8848 сум оклад һәм тиешле өстәмә түләүләр белән өстәмә белем бирү педагогы  вазифасына күчерелде. Әлеге хезмәт хакы элек ул биләгән вазифа хезмәт хакыннан  түбәнрәк иде.

  Вәкил үткәргән эш барышында гариза бирүченең шәхси гаризасы нигезендә  мөгаллим вазифасы буенча өстәмә эш һәм тиешле өстәмә түләүләр бирү турында эш бирүче белән өстәмә килешү төзелде. Гариза бирүченең эш бирүчегә дәгъвасы юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International