“Хокукый белемнәр мәктәбе”ндә яңа уку елы ачылу

2016 елның 21 октябре, җомга

Бүген, 21 октябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршында эшләп килүче  “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең  яңа уку елында беренче дәресе узды. Ул “Россия Федерациясе Конституциясе һәм Татарстан Республикасы Конституциясе” темасына багышланган иде. Дәрес Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлегендә узды. Анда “Россия пенсионерлары берлеге” гомумроссия иҗтимагый  оешмасының Татарстандагы бүлеге каршындагы  “Өченче буын университеты”нда укучы гражданнар чакырылды.

   Тыңлаучыларны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары тәбрикләде. Римма Ратникова “Өченче буын университеты” студентларына уңышлар теләде һәм өлкәннәрне җәмгыять тормышына җәлеп итү бурычын куйган 2025 елга кадәр эшләр Стратегиясе белән таныштырды.

 “Россия Федерациясе Конституциясе һәм Татарстан Республикасы Конституциясе” темасына доклад белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының комитет рәисе Шакир Яһудин чыгыш ясады. Ул конституцияләрнең үзенчәлекләре турында сөйләде, документларның төп бүлекләре белән таныштырды.

  Шулай ук Бөтенроссия атналыгы кысаларында  “Финанс пирамидалары куркынычы турында” кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә  федераль күзәтчелек хезмәтенең Татарстандагы идарәсе вәкиле  Оксана Семушина чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International