Гражданнарны тернәкләндерү техник чаралары белән тәэмин итү мәсьәләләре борчый

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

Бүген тернәкләндерү техник чаралары белән тәэмин итү өлкәсендә инвалидларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча “кайнар элемтә” узды.

 “Кайнар элемтә” вакытында белгечләргә 175 кеше шалтыратты. Нигездә сораулар инвалидларны тернәкләндерү техник чаралары белән тәэмин итүгә кагылышлы иде. Шулай ук инвалид итеп тану, шәхси тернәкләндерү программасын эшләү, санатор-курорт дәвалануы белән тәэмин итү буенча берничә сорау керде.

 Барлык мөрәҗәгать итүчеләр куелган сорауларга  тулы җаваплар алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International