2016 елның 22 сентябрендә гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү һәм хокукларын яклау максатыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында халык өчен суд карарларын үтәү мәсьәләләренә багышланган “кайнар элемтә” булды.
Шалтыратулар иртәнге тугыздан кичке бишкә кадәр кабул ителде.
Барлыгы 143 мөрәҗәгать керде. Гражданнар мөрәҗәгать иткән сораулар башкару эше турындагы законнарны, суд приставлары хезмәте вазифаи затларының эшлексезлеге турында шикаять бирү тәртибе турында аңлатуга, бурычлыларның Россия Федерациясеннән чыгуын вакытлыча чикләүгә, бурычлыларның транспорт чарасы белән идарә итүен вакытлыча чикләүгә, теге яки бу мәҗбүри чараларны үтәтүнең нигезле булуына, шулай ук эш хакын алу турындагы мәсьәләләргә кагылышлы иде.
Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә конкрет аңлатмалар бирелде.