Көзге чакырылыш кампаниясе чорында хәрби хезмәткә чакырылучылар белән эшләү

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

“Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында” 2000 елның 3 мартында гамәлгә куелган, граждан  һәм кеше хокукларын яклауга булышлык итү буенча 95 нче  Татарстан Республикасы Законында куелган бурычларны  тормышка ашыру максатыннан, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Татарстан Республикасы Хәрби комиссары белән берлектә 2016 елгы көзге чакырылыш кампаниясе чорында халыкны хокукый агарту кысаларында  уртак чаралар оештыру практикасын дәвам итә.

  Бүген Питрәчтә  “Хезмәткә чакырылучыларның хокуклары” темасына “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең  дәресе узды. Анда Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Теләче  районнарыннан хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге егетләр һәм аларның әти-әниләре катнашты. Көзге чакырылыш кампаниясе чорында барлыгы  30 муниципаль районнан бер меңгә якын егет белән очрашу оештыру планлаштырыла.

  Дәрестә традицион төстә Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында  хезмәт итеп кайткан егетләр чыгыш ясады.

 Дәрес беткәч егетләр һәм аларның әти-әниләре  үзләрен кызыксындырган сорауларны шәхсән республиканың Хәрби комиссарына һәм Татарстан омбудсманына бирә алды.

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил чакырылыш чорында халык өчен “кайнар элемтә”ләр үткәрә.

  Вәкилнең  республика муниципаль районнарындагы, үз районнарының чакырылыш комиссияләре составына керүче җәмәгатьчелек ярдәмчеләре дә актив эш алып бара, Вәкил үзе,  рәисе Татарстан Республикасы Президенты  булган республика  чакырылыш комиссиясе әгъзасы булып тора.

   Вәкил һәм Хәрби комиссариат хәрби командаларны  хезмәт итү урыннарына озату һәм Татарстаннан чакырылган хәрби хезмәткәрләрнең тормыш һәм көнкүреш шартларын өйрәнү буенча хәрби частьларда булу эшен дә алып бара. Бүгенге көнгә Татарстан егетләре хезмәт иткән 70 часть тикшерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International