Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елның 27 октябрендә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 8 нче төзәтү колониясендә иректән мәхрүм ителү урыннарында тотылучылар өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрде. Әлеге чара халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе төзәтү учреждениеләрендә тотылучы затларны хокукый агарту максатыннан оештырыла. “Хокукый ярдәм көне”н үткәрүдә Түбән Кама шәһәренең төзәтү учреждениеләрендә законнар үтәлешенә күзәтчелек итү прокуроры Илдус Хәйруллин катнашты.
Барлыгы кабул итү барышында 68 мөрәҗәгать керде. Алар граҗданлык теркәү, дарулар белән тәэмин итү, медицина ярдәме күрсәтү, вакытыннан алда шартлы рәвештә азат ителү, суд карары, җинаять эшләре торышына, төрмәдән кайтканнан соң эшкә урнашуга кагылышлы иде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә конкрет аңлатмалар бирелде, хокукый ярдәм күрсәтелде. Вәкил адресына шулай ук язмача 4 мөрәҗәгать керде.
Киләсе “Хокукый ярдәм көне” 11 ноябрьдә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 19 нчы колониясендә планлаштырылган.