Әти-әнисез калган ятим балаларның торак-коммуналь хезмәтләр каршындагы бурычлары буенча утырыш

2016 елның 28 октябре, җомга

  2016 елның 24 октябрендә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Аппараты хезмәткәре Яшел Үзән  шәһәр прокуратурасында әти-әнисез калган ятим балаларның Яшел Үзән муниципаль районы торак-коммуналь хезмәтләр каршындагы бурычларын киметү проблемасын хәл итү буенча эшче төркем утырышында катнашты.

  Утырыш нәтиҗәләре буенча тиешле карарлар кабул ителде. Опека һәм попечительлек  бүлегенә  торак-коммуналь хезмәтләре өчен субсидияләр билгеләү өчен кирәкле документлар җыюда опекуннарга  ярдәм итәргә, ятим балалар яши торган торак биналарын тикшерергә, идарәче компанияләргә  ятим балаларга беркетелгән торак биналары буенча бурычларны түләтү турында судка дәгъва гаризалары әзерләү буенча эшне дәвам итәргә кушылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International