Түбән Кама шәһәрендә 1 октябрьдә 2016 елгы чакырылыш кампаниясе башланды. Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына быел районнан 280 гә якын егетне җибәрү күздә тотыла.
Вәкилнең Түбән Кама муниципаль районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Тамара Трошина чакырылыш кампаниясендә актив катнаша. Ул Түбән Кама хәрби комиссариаты чакырылыш комиссиясе утырышларында катнашты.
20 октябрьдә җәмәгатьчелек ярдәмчесе шәһәрнең хәрби комиссары белән очрашу оештырды. Шәхси сораулар буенча гражданнарны Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Түбән Кама шәһәре һәм районы буенча бүлек җитәкчесе Фәрит Мингәриев кабул итте. Хәрби комиссарга 7 кеше мөрәҗәгать итте.
26 октябрьдә җәмәгатьчелек ярдәмчесе көзге чакырылышны оештыру мәсьәләләре буенча “кайнар элемтә” оештырды. Үткәрелгән эш нәтиҗәсендә 9 шалтырату булды. Шалтыратучыларны сәламәтлек торышы буенча армиягә барудан кичектереп торылу, медицина тикшеренүе үтү, тикшеренү үтү мәсьәләләре кызыксындырды.
27 октябрьдә Түбән Камада традицион хезмәткә чакырылучы көне үтте. Булачак солдатлар концертына Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итеп кайтучылар килде. Алар үзләренең ничек хезмәт итүләре турында сөйләделәр, солдатларның әти-әниләре үзләренең теләкләрен җиткерделәр.