19 нчы төзәтү колониясендә “Хокукый ярдәм көне”

2016 елның 11 ноябре, җомга

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия  Җәзаларны үтәтү  федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә  2016 елның  11 ноябрендә  Россия  Җәзаларны үтәтү  федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 19 нчы төзәтү колониясендә иректән мәхрүм ителү урыннарында тотылучылар өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрде. Әлеге чара халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе төзәтү учреждениеләрендә тотылучы  затларны хокукый агарту  максатыннан оештырыла. “Хокукый ярдәм көне”н үткәрүдә Түбән Кама шәһәренең төзәтү учреждениеләрендә законнар үтәлешенә күзәтчелек итү прокуроры  Илдус Хәйруллин катнашты.

   Барлыгы кабул итү барышында 55 мөрәҗәгать керде. Алар тоту шартлары, медицина ярдәме күрсәтү, вакытыннан алда шартлы рәвештә азат ителү,  җинаять эшләре торышына, төрмәдән кайтканнан соң эшкә урнашуга кагылышлы иде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә конкрет аңлатмалар бирелде, хокукый ярдәм күрсәтелде.

 “Хокукый ярдәм көне” кысаларында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  С.Сабурская  шулай ук колониянең штраф изоляторында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International