Чакырылыш мәсьәләләре буенча “кайнар элемтә”

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

  2016 елның 10 ноябрендә хәрби хезмәткә чакырганда гражданнарның хокукларын саклау һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан халык өчен  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында “кайнар элемтә”  эшләде.

 Барлыгы 27 мөрәҗәгать керде. Нигездә Казаннан, Түбән Камадан, Чаллыдан, Әлмәттән, Яшел Үзәннән, Тәтеш һәм Питрәч муниципаль районнарыннан шалтыраттылар.

  Гражданнар сәламәтлек торышы, гаилә хәле, уку буенча армиягә барудан кичектерелү, хәрби хезмәт үтү шартлары, альтернатив хезмәт, хәрби комиссариатлар һәм чакырылыш комиссияләре эше буенча мөрәҗәгать итте. Барлык  мөрәҗәгать итүчеләргә конкрет аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International