Чаллы шәһәрендә эш киңәшмәсе

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

  Кичә, 2 ноябрьдә Чаллы шәһәрендә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ­-  Татарстан Республикасы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы баш модераторы  Сәрия Сабурская  Чаллы шәһәреннән, Әгерҗе, Алабуга, Мамадыш, Менделеев, Тукай муниципаль районнарыннан “Халык контроле” дәүләт  мәгълүмат системасына 2016 елда килгән белдерүләрне карау нәтиҗәләре һәм 2017 елга планнар буенча зона киңәшмәсе уздырды. Киңәшмәдә белдерүләрне үзвакытында караган, конкрет башкару вакытларын билгеләгән, аларны тормышка ашыру мөмкинлекләре эзләгән, һәр белдерү буенча башкаручылар катнашында  объектларда  күчмә киңәшмәләр үткәргән  Чаллы шәһәре, Әгерҗе, Алабуга, Мамадыш муниципаль районнарының  уңай эше билгеләп үтелде.

  Системаның  баш модераторы катнашында Чаллы шәһәре буенча 43 белдерү каралды. Гражданнар мөрәҗәгатьләренең күбесе  юллар, тротуарларның начар торышына кагыла. Шулай ук урамнарда ут, трамвай тукталышлары булмауга кагылышлылары бар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International