“Халык контроле” мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьне тикшерү

2016 елның 15 ноябре, сишәмбе

  Бүген, 15 ноябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре  Казан шәһәре  муниципаль берәмлеге башкарма комитетының мәгариф идарәсе, башкаланың Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте, “Строитель” ширкәте, шулай ук “Ремонтстройсервис+” ширкәте проект оешмасы вәкилләре  белән берлектә,  “Халык контроле”нә  Киров районының “2 нче татар теле юнәлешле балалар бакчасы”нда җылы һәм кайнар су булмау турында килгән белдерү буенча күчмә тикшерү үткәрелде.

 Тикшерү йомгаклары буенча мәктәпкәчә яшьтәге учреждение бинасының җылыту системасы буенча җылы килүне тәэмин итүче циркуляр насос  сафтан чыгуы, шулай ук запор-көйләүче арматурага тулы ревизия кирәк булуы ачыкланды. Хәзерге вакытта  2 насос алыштырылган, арматура ревизиясе буенча эш үткәрелгән. Барлык эшләрне үткәргәннән соң  2 нче мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесен  җылы белән тәэмин итү параметрларын үлчәү  үткәреләчәк.

 Кайнар су булмау факты расланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International