27 октябрьдә Әлмәт шәһәрендә Әлмәт, Азнакай, Баулы, Лениногорск, Ютазы муниципаль районнарыннан “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына 2016 елда килгән белдерүләрне карау нәтиҗәләре һәм 2017 елга планнар буенча зона киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә белдерүләрне үзвакытында караган, конкрет башкару вакытларын билгеләгән, аларны тормышка ашыру мөмкинлекләре эзләгән, һәр белдерү буенча башкаручылар катнашында объектларда күчмә киңәшмәләр үткәргән Азнакай, Әлмәт, Баулы, Ютазы муниципаль районнарының уңай эше билгеләп үтелде.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының белдерүләрне үтәүгә яхшы мөнәсәбәте билгеләп үтелде. Агымдагы елның тугыз аенда уңай чишелеш тапкан белдерүләр биредә 70 процент итә, бу узган елның шушы чорына караганда 5 процентка күбрәк.