Салым законнарындагы үзгәрешләр турында 11 ноябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”ндә сөйләштеләр.
Чараны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская ачып, барлык гражданнарга кагылган салым законнарындагы үзгәрешләрне өйрәнүнең актуальлеген ассызыклады.
“Өченче буын университеты” студентлары һава торышы начар булуга карамастан, дәрескә килделәр, актив катнаштылар, спикерга сораулар бирделәр. Төп доклад белән Россия федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе бүлек җитәкчесе урынбасары Раиса Иртуганова чыгыш ясады. Ул быел салым законнарына кергән барлык үзгәрешләр турында, шулай ук квитанцияләр алмау сәбәпләре, шәхси кабинет өстенлекләре, салым ташламалары, федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать итә торган төп сораулар турында сөйләде. Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында шәхси кабинет булдыру турында җентекләбрәк таныштырды.
Шәхси кабинетына керү өчен гражданга пароль алырга кирәк. Моның өчен федераль салым хезмәтенең теләсә кайсы бүлегенә үзеңә килергә кирәк. Мөрәҗәгать иткәндә шәхесеңне раслаучы документ булу мөһим.