3 октябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны кабул итте.
Кабул итү барышында Россия гражданлыгы алу белән бәйле миграция, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү, суд карарын шикаять итү мәсьәләләренә кагылышлы мөрәҗәгатьләр керде. Күпфатирлы торак йортны өлешләп төзү мәсьәләсе буенча Казан шәһәрендә яшәүчеләрдән күмәк мөрәҗәгать булды.
Торак милекчеләре ширкәтенең торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә кагылышлы законсыз гамәлләре турында мөрәҗәгать буенча Вәкаләтле вәкил гаризада күрсәтелгән фактларны тикшерү өчен Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасындагы Тикшерү идарәсенә җибәрү турында карар кабул итте.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил халыкны һәр сишәмбе (843) 236-41-80 ( Вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) телефоныннан алдан язылу буенча кабул итә.