Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Республикасының “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасындагы “Экстремизм, дини һәм милли нигездәге низаглар” төре турында сөйләде.
Вәкаләтле вәкил “Халык контроле” кысаларында барлык мөрәҗәгатьләрнең дә эшкә алынмавын, әмма бер генә мөрәҗәгатьнең дә игътибарсыз калмавын, фактларның дөреслеген тикшерү өчен җаваплы ведомствога җибәрелүен ассызыклады. Мәсәлән, 2016 елның июнендә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына 2016 елның 22 июнендә узган IV республика ифтары фотосурәтенә социаль челтәрдән кулланучылардан мәсхәрәле комментарийлар мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать килгән. Татарстан Республикасында Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы үзәге килгән мәгълүматны тикшергәннән соң экстремистик юнәлештәге хокук бозулар һәм җинаять кылулар булмавын ачыклаган.
Сәрия Сабурская белдерүенчә, гражданнарның актив позициясе һәм дәүләт органнарының аларның шикаятьләрен һәм тәкъдимнәрен үзвакытында каравы республикада милләтара һәм динара тынычлыкны саклауга булышлык итә.