Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Хабаровск шәһәренә эш сәфәре

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

12 - 14 сентябрь көннәрендә Хабаровск шәһәрендә Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы кече Координацион совет утырышы булды, кеше һәм граждан ирекләре һәм хокукларын тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган II Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе һәм “Табигать бәла-казаларыннан зыян күргән гражданнарның хокукларын торгызу” темасына Ерак Көнчыгыш федераль округында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр Координацион советы утырышы узды.

Сәрия Сабурская Татарстан Республикасы мисалында кеше һәм гражданның бозылган хокуклары һәм ирекләрен торгызуга булышлык итү турында фәнни-практик конференциядә һәм табигать бәла-казаларыннан зыян күргән гражданнар хокукларын торгызу буенча Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль органнар, хокук саклау институтлары эше турында тулы мәгълүмат белән Ерак Көнчыгыш федераль округында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр  Координацион советы утырышында чыгыш ясады.

 2017 елның 14 сентябрендә Вәкаләтле вәкил шулай ук  Хабаровск өлкәсе территориясендә урнашкан хәрби частьларда хезмәт итүче Татарстан егетләре белән очрашты. Вәкаләтле вәкилне туклануны оештыру, бергә хезмәт итүчеләр белән үзара мөнәсәбәт, туганнары белн элемтәгә чыгу өчен кәрәзле телефоннардан файдалану мөмкинлеге кызыксындырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International