13 сентябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җаваплы кешесе Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе вәкиле белән берлектә мөрәҗәгать буенча Баулы аграр колледжын урынга чыгып тикшерде.
Тикшерү кысаларында Баулы аграр колледжының профессор-укытучылар составы һәм студентлар белән очрашу һәм сөйләшү үткәрелде. Анда хакимият һәм профессор-укытучылар составы ягыннан акча җыюлар турындагы фактлар расланмады.
Мөрәҗәгать буенча тикшерү үткәрү кысаларында шулай ук Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 3 нче тикшерү-төзәтү изоляторында булдылар. Анда гариза язучы А. ның улы белән очраштылар. Ул тоту шартларына, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 3 нче тикшерү-төзәтү изоляторы җитәкчелеге һәм хезмәткәрләренә зары булмавын белдерде.