Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты юлларны капиталь төзекләндерү, ишегалды территорияләрендәге квартал ара һәм квартал эчендәге юлларны капиталь төзекләндерүгә кагылышлы гаризаларны үтәү буенча актив эшли.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре аварияле торак йорттан күчерү буенча Мамадыш шәһәрендә яшәүчедән килгән мөрәҗәгать буенча урынга чыгып тикшерү үткәрде.
10 сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстан Республикасының 38 муниципаль районы территориясендә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына өстәмә депутатлар сайлаулар узды. Республикада 154 мандат бар иде.
20 сентябрьдә 10.00, 14.00 һәм 16.00 сәгатьләрдә таныштыру экскурсияләре булачак, суд вәкилләре суд эшчәнлегенә багышланган лекцияләр үткәрәчәк, шулай ук Татарстан Республикасы Конституция судына мөрәҗәгать итү тәртибе буенча консультацияләр бирәчәкләр
Россия хөкүмәте банкларда бурычлар буенча арест салырга ярамый торган түләүләр - социаль счетлар кертергә тәкъдим итүче законпроектларына уңай бәяләмәләр әзерләде.
Бүген Вәкаләтле вәкилнең Түбән Кама муниципаль районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе 2238 нче, 2239 нчы, 2247 нче, 2248 нче, 2249 нчы участок сайлау комиссияләрендә булып, ТИК рәисе А.И. Бликин һәм сайлау участокларындагы участок сайлау комиссияләре рәисләре белән очрашты.
Самара өлкәсе хатын-кызлар берлеге делегациясе, эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән очрашты. Вәкил “Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешмасы Президиумы әгъзасы булып тора.
Татарстан Республикасында амбулатор-поликлиника учреждениеләрен модернизацияләү программасы кысаларында гражданнарның Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская контролендәге гаризалар уңай хәл ителә.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 7 сентябрьдә 8 нче төзәтү колониясендә иректән мәхрүм ителү урыннарында тотылучы затлар өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрделәр.
7 сентябрьдә Әлмәт муниципаль районына эш сәфәре барышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Әлмәт районы гражданнары шикаятьләрендә күрсәтелгән объектларда булды.