2017 елның 3 октябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге – дәүләт учреждениесе җитәкчесе урынбасары К.Ш. Фатыйхов белән берлектә Казан шәһәренең протез-ортопедия предприятиеләре : «Опора» җәмгыятен, «Казан протез-ортопедия предприятиесе», «Реабилитация инвалидов», «Центр протезирования и ортопедии» җәмгыятьләре эше белән танышты.
Исегезгә төшерәбез, 2017 елның 6 сентябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасында инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итүгә кагылышлы хокукларын яклау мәсьәләләре буенча “кайнар элемтә” үткәргән иде. Кайбер мөрәҗәгатьләр инвалидларга кайтартыла торган техник тернәкләндерү чараларының сыйфатыннан канәгать булмауга кагыла иде.
Предприятиеләрдә җитәкчеләр белән эш киңәшмәләре үткәрелде, җитештерү белән таныштылар.
Эшләнә торган техник тернәкләндерү чараларының сыйфатына кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү максатларында, Вәкаләтле вәкил Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге – дәүләт учреждениесе, протез-ортопедия предприятиеләре җитәкчеләре һәм башка кызыксынган органнар катнашында “түгәрәк өстәл” утырышы уздырырга тәкъдим итә.