20 сентябрьдә - “Хокукый ярдәм көне”

2017 елның 15 сентябре, җомга

Халыкка кирәкле бушлай юридик ярдәм күрсәтү һәм гражданнарны хокукый агарту максатыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “Россия пенсионерлары берлеге” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы бүлеге белән берлектә  пенсия, гаилә, торак, хезмәт мәсьәләләренә багышланган “Хокукый ярдәм көне” үткәрәләр

Гражданнарга пенсия, гаилә, хезмәт, торак законнары, мәҗбүри медицина иминияте һәм медицина ярдәме күрсәтү, мираска хокук һәм милек бәхәсләре турында профессиональ белгечләрдән консультацияләр алу мөмкинлеге бирелә.

Алдан язылу өчен  телефоннар: 279-25-99, 279-25-02

Чара 2017 елның 20 сентябрендә 15.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Шоссейная урамы,  22 а  йорты адресы буенча үткәрелә. (Россия Пенсия фондының  Киров районындагы идарәсе )

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International