Хезмәт законнарын куллану буенча семинар-киңәшмә

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

“Хезмәт законнарына ярашлы рәвештә эшкә урнашуны теркәү нинди булырга тиеш?”, “Сезонлы хезмәткәрләр белән хезмәт килешүләре төзегәндә нинди дә булса үзенчәлекләр бармы?”, “Ял һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрендә эшләүгә ничек түләнә?”, “Предприятиедә хезмәтне саклау бүлеге эшен ничек дөрес итеп оештырырга?” – шушы һәм башка сораулар  Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәге базасында 19 сентябрьдә беренче тапкыр узган  чарада катнашучылар өчен фикер алышу предметы булды.

Семинарда катнашучылар шулай ук эшкә урнашканда булышлык күрсәтү, эш хакын түләмәү, җитештерүдә бәхетсезлек очракларын тикшерү, эшкә урнашканда медицина тикшеренүе, эштән киткәндә пособие түләү, предприятиеләр хезмәткәрләрен индивидуаль саклану чаралары, махсус кием белән тәэмин итү мәсьәләләрен тикшерде.

Чарада Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре чыгыш ясады. Хезмәтне саклауда профсоюз оешмаларының эше турында, хезмәткәрләрнең эшкә хокукларын яклау турында докладлар булды. Татарстан Дәүләт хезмәт инспекциясенең Әлмәттә эшләнгән эшләре турында бүлек җитәкчесе Фидаил Хәернасов хисап тотты. Ул 8 ай эчендә вазифаи затларның 327 мөрәҗәгать каравын билгеләп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International