ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

      Муниципаль районнарның авыл җирлекләрендә ел башында гадәттәгечә гражданнар җыеннары уза, анда җирле үзидарә органнары башкарылган эшләр турында хисап тота, көнүзәк проблемалар турында фикер алыша, эш планы билгеләнә.

    Мөрәҗәгать итүчеләрнең проблемалары белән ничек төгәлрәк һәм җентекләп танышырга, килеп туган хәлгә аларның мөнәсәбәтен ишетергә, сорауларны төгәлләштерергә һәм аларга тиз арада җавап табарга? Әлбәттә, гражданнарны кабул итү аша!

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов профильле министрлыкның йомгаклау коллегиясендә Татарстанның төзелеш тармагы өчен берничә йөкләмә формалаштырды: Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикада 2023 елда гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән программаларны тулысынча гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, моңа 68,8 млрд сум юнәлдереләчәк.

Айдар Сәлимгәрәев фикеренчә: “Социаль челтәрләр тарату каналларыннан күбрәк үсә”.


23
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

      1 февральдән ана капиталы беренче балага 62,5 мең сумга - 587 мең сумга кадәр артачак. Икенче балага ана капиталын арттыру тагын да зуррак булачак – 82,5 мең сум (775,6 мең сумга кадәр).

Татарстан Республикасында берничә ел дәвамында социаль газлаштыру программасы тормышка ашырыла, ул газны гражданнарның җир участоклары чикләренә  кадәр бушлай кертергә мөмкинлек бирә.

    Бүген Казанда күзәтчелек ведомствосының 2022 елгы эш йомгакларына һәм 2023 елга законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту бурычларына багышланган Татарстан Республикасы Прокуратурасы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.


20
гыйнвар, 2023 ел
җомга

 Теләк булса, белем алырга бернәрсә дә комачауламый! Бүген "өченче буын" университеты студентлары өчен Хокукый белемнәр мәктәбенең чираттагы дәресе узды.

     Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская “Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты” төбәк штабы җитәкчесе Ангелина Галимова белән очрашты.

  Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге яңа ИТ-паркта Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Узган ел Татарстан «Экология» илкүләм проектының 4 федераль проектында катнашты – «Иделне савыктыру», «Чиста ил», «Уникаль су объектларын саклау» һәм «Урманнарны саклау».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International