Халык белән ачык сөйләшү, җайга салынган кире элемтә, болар барысы да дәүләт хакимиятенең кешеләр белән аралашуын тәэмин итә, күп кенә социаль мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм итә. Хакимият органнарының халык белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү системасы булуы хакимиятнең уңай образын формалаштыруга турыдан-туры йогынты ясый һәм аңа ышаныч дәрәҗәсен арттыра.
Бүгенге гражданнарны кабул итү безнең өчен гадәти режимда бердәм көнне - сишәмбе көнне узды. Үз проблемаларын хәл итүдә ярдәм сорап 6 кеше мөрәҗәгать итте. Аз керемле гражданнарга ярдәм күрсәтү, контракт төзегәндә хәрби-табиб комиссиясен узу, гражданлык алу, махсус хәрби операциядә катнашучыларга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре безнең игътибар үзәгендә булды.
Исегезгә төшерәм, гражданнарны шәхси кабул итү алдан язылу буенча үткәрелә. (843) 236-41-80 (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) телефоны буенча язылырга мөмкин.