ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

    Инвалидларның һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларның хокукларын яклауга һәрвакыт Вәкаләтле  вәкил дә, аның Аппараты хезмәткәрләре дә аерым игътибар бирә. Бу юнәлештә ведомствоара хезмәттәшлек булдырылган, шул исәптән «Татарстан Республикасы буенча медик-социаль экспертиза Баш бюросы» белән дә.

Татарстан омбудсманы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты, анда 2023 елның 26 гыйнварында алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырыгынчы утырышын уздыру турында карар кабул ителде. Парламент Президиумы утырышын Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Утырышта депутатлар 15 мәсьәләне карарга планлаштыра, шул исәптән 4 республика законы проекты һәм 9 федераль закон проекты.


18
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

  Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында “Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты” автоном коммерциячел булмаган оешманың билгеләнгән вәкиле Ангелина Фәрит кызы Галимова белән очрашу узды. Ангелина Фәрит кызы -мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрдән оешкан частьнең хәрби-патриотик тәрбия буенча  командиры  урынбасарының хатыны.

 Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасының 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, шулай ук 2023 елга бурычлар куелды. 2023 елда ике зур объект төзелә, аларга 1,2 млрд сумнан артык акча җибәреләчәк, бу Казан шәһәренең 7нче клиник хастаханәсе каршындагы перинаталь үзәк; шулай ук Әлмәт муниципаль районы үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге.


17
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

     Ел саен Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча республика активы беркетелгән районнарда гражданнар җыеннарында катнаша.

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә гражданнарны кабул итүдә мөрәҗәгать итүчеләр төрле проблемалар белән килә. Бүген 6 гариза бирүче белән аралаштым, аларга үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча аңлатмалар һәм тәкъдимнәр бирелде, үз хокукларын яклау максатларында алга таба эшләү өчен тәкъдимнәр әйтелде. Аерым проблемалар буенча язма мөрәҗәгать җибәрергә тәкъдим ителде. Гражданка З.Бөек Ватан сугышында катнашучының таныклыгын бирү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте.

  Митинглар турында республика законына үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Бүген Дәүләт Советында законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар җәмәгать судьясы итеп бер суд участогына сайлау өчен кандидатура буенча фикер алыштылар, шулай ук кайбер республика һәм федераль закон проектларын карадылар. Моннан тыш, утырышта депутат Игорь Бикеевның профильле комитетта һәм сайлау округында эшләү турындагы хисабы да тәкъдим ителде.


16
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

    Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты утырышында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләре турында фикер алышу булды. Утырышта 2020-2021 һәм 2022 елларда халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү өлкәсендә бүлеп бирелгән акчаны, шул исәптән инвалидларны эшкә урнаштыруга бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты акчасын  куллануның нәтиҗәлелеге аудиты нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Хисап палатасы хисабын тыңладылар.

  Бүген Казанда, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы бинасында “Закон территориясе” республика бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.

  “Халык контроле” ТР ДМС кысаларында үткәрелгән 2023 елның беренче эш атнасына йомгак ясарга вакыт җитте. Күрсәтелгән чорда килгән хәбәрләр саны - 4627, шуларның 1901 е буенча чаралар күрелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International