«Парламент 2030» XII Бөтенроссия яшьләр закон чыгару инициативалары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Конкурс Россия Федерациясенең 3000нән артык актив гражданын берләштерә. Конкурста Россия Федерациясенең 75 субъектыннан 55 000нән артык югары, һөнәри һәм гомуми белем бирү оешмалары укучысы катнашты. Бүләкләү тантанасында Россия төбәкләрендә, муниципаль берәмлекләрдә мәгариф, фән һәм инновацион өлкәне үстерүгә юнәлдерелгән фәнни тикшеренүләрнең киң спектры тәкъдим ителде.
«Парламент 2030» конкурсы нәтиҗәләре буенча балалар әзерләгән закон проектлары җыентыгы басылып чыгачак, ул Россия субъектлары парламентларына, Дәүләт Думасына һәм Россия Федерациясе Федерация Советына җибәреләчәк. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм әзерләнгән закон чыгару инициативалары өчен конкурста катнашучыларга рәхмәт белдерәбез!