"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасында узган атнада эшләү

2024 елның 18 июне, сишәмбе

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән хәбәрнамәләрне карау сыйфатын күтәрү максатыннан, Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре көн саен системага кергән мөрәҗәгатьләргә күзәтү ясый.

 

Узган атнада системада 4 373 хәбәр бастырылган, шуларның 1 351е буенча чаралар күрелгән.

Гадәттәгечә, сезгә «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша җаваплы башкаручылар тарафыннан килгән мәсьәләләрне оператив хәл итү мисаллары турында сөйлисем килә:

 Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе Казан шәһәренең Глазунов урамындагы 8 нче йорт янында агачлар утыртты (№ 6326405);

Чаллы шәһәренең “Мәдәният һәм ял паркы” муниципаль унитар предприятиесе " Яр Чаллы шәһәренең Габдулла Тукай яр буендагы  күзәтү мәйданчыгын ремонтлаган (№6333379);

Татарстан Республикасы Лаеш районы башкарма комитеты Лаеш шәһәрендә Кама елгасы ярын чистартты (№ 6333607);

Яңа Чишмә районы башкарма комитеты Тубылгытау авыл җирлегендә  чүп үләнен чистартты кисү, өрәңге кисте,  чишмә буендагы  ташларны  чистартты( №6325320).

Татарстан Республикасы халкы узган атнада түбәндәге категорияләр буенча иң актив хәбәрләр тапшырды:

“Территорияне комплекслы төзекләндерү” – 585;

 “Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау”– 204;

 "Коммуналь хезмәтләр" - 88;

 “Юл хәрәкәтен оештыру” – 68;

 "Йортны карап тоту"  - 54.

Сез «Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яки ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасына гариза биреп, республикада яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга һәм сыйфатын яхшыртуга үз өлешегезне кертә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International