Сәламәтлек саклау темасы гражданнарда һәрвакыт игътибарлы төп темаларның берсе булды һәм булып кала. Нәкъ менә гражданнарның теләкләре һәм тәкъдимнәре алар сәламәтлек саклауның беренчел звеносы өлкәсендә очраткан һәм беренче чиратта игътибар итәргә кирәк булган проблемаларны аңлата.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил даими рәвештә муниципаль районнарга гражданнар, муниципаль берәмлекләр җитәкчелеге белән очрашу өчен бара, медицина учреждениеләрендә була, халыкка хезмәт күрсәтү буенча вәзгыятьне ачыклау һәм проблемалы мәсьәләләрне билгеләү өчен үзәк хастаханәләр коллективы белән очраша. Мондый очрашулар нәтиҗәләре буенча мин республика җитәкчелегенә, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына кадрлар белән тәэмин итүне камилләштерү, яңа сәламәтлек саклау объектларын ачу, медицина җиһазлары белән тәэмин итү, ашыгыч медицина ярдәме бригадасы хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр белән хатлар юллыйм
Шунысы куанычлы, медицина оешмалары эшчәнлеген камилләштерү буенча тәкъдимнәребез республикабыз җитәкчелеге һәм профильле ведомстволар тарафыннан уңай кабул ителә.
Әйтик, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы белән «Аксубай район үзәк хастаханәсе» оешмасының янгын куркынычсызлыгы нормалары таләпләрен бозуны бетерүгә 1,11 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бүлеп бирелгән акчалар кысаларында балалар бүлегендә, ашыгыч ярдәм гаражында, даруханә складында, азык-төлек блогында автомат янгын сигнализациясен урнаштыру буенча эшләр планлаштырылган. Терапия корпуста урнаштыру өчен янгынга каршы ишекләр сатып алу планлаштырыла.
Шулай ук медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын арттыру мәсьәләсен исәпкә алып, Мин Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры адресына «Аксубай район үзәк хастаханәсе» оешмасына лифт урнаштыру турында мөрәҗәгать иттем. Үз чиратында, республика Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан Республикасы Премьер-министрына «Аксубай район үзәк хастаханәсе» оешмасына лифт урнаштыруга финанс бүлеп бирү мөмкинлеген карау турында мөрәҗәгать юллады.
Әлеге мәсьәлә хәзерге вакытта республика Хөкүмәте каравында.