«Здравствуйте!» программасында катнашу

2024 елның 11 июне, сишәмбе

«Здравствуйте!» —  иртәнге мәгълүмат-танышу программасы.

Бүген туры эфирда Сәрия Сабурская "Халык контроле" системасы, аның яңалыклары һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләде. Мәсәлән, «Халык контроле» ярдәмендә сез сәламәтлек саклау учреждениеләрендә профилактик тикшерүләр, диспансеризация узганда халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты турында хәбәр итә аласыз.

"Халык контроле" системасында хәбәрнамәне карауның гомуми вакыты 10 календарь көннән артмаска тиеш, "Коммуналь хезмәтләр", "Йортны ремонтлау", "Йортны карап тоту" категорияләре өчен - өч календарь көн.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International