ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2023 ел
чәршәмбе

Яшьләр сәясәте безнең эштә һәрвакыт өстенлекле булды һәм шулай булып кала да. Татарстан - илдә аны гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге буенча лидерларның берсе. Бүген коллегия утырышында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының 2022 елдагы эшенә йомгак ясалды һәм 2023 елга бурычлар куелды.

Башкарма комитет җитәкчеләре катнашында Татарстан Республикасында төбәк белән идарә итү үзәгенең проект офисы утырышы уздырылды. 2023 елның ике ае йомгаклары буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) Бердәм порталы»  кире элемтә платформасы аша килгән хәбәрләрне сыйфатлы карау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Мөрәҗәгатьләрне карауга игътибарлырак карарга, оператив чаралар күрергә һәм хәбәрләрдә куелган сорауларга төгәлрәк җавап бирергә киңәш ителде.


28
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Моңарчы күрелмәгән санкцияләр басымына карамастан, Татарстан сәнәгать җитештерүенең үсеш темпларын - 106,6% саклап калды. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә белдерде. Чара Яшел Үзәндә узды.

 

Техник тернәкләндерү чаралары  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең көндәлек тормышын җиңеләйтә. Бу махсус җиһазлар кешеләргә үзләрен мөстәкыйль, ышанычлырак һәм мобильрәк хис итәргә мөмкинлек бирә.  Инвалидларны тернәкләндерү чаралары белән  тәэмин итү медицина-социаль экспертиза учреждениесе (МСЭ) тарафыннан эшләнгән индивидуаль реабилитация/абилитация программасы  тәкъдимнәренә ярашлы рәвештә башкарыла.

 


13
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Алдан язылу өчен телефоннар: 279-25-02; 279-25-12

Вакытыннан алда җентекләп һәм алдан әзерләнү - теләсә нинди чараның уңышының ачкычы!

«Халык контроле» системасында узган атнага йомгак ясаячакбыз. 2023 елның 4 февраленнән 10 февраленә кадәр, Сез системага 3639 тапкыр мөрәҗәгать иттегез, 1732 мөрәҗәгать инде үз карарын тапты.

Гадәттәгечә, «Халык контроле»системасында җаваплы башкаручылар тарафыннан гаризаларны оператив һәм уңай хәл итү мисаллары белән уртаклашабыз.

Көн әле башлана гына, ә безнең хокук яклаучылар гражданнарның катлаулы тормыш хәлләрен чишү белән бөтен җирдә шөгыльләнәләр.


10
февраль, 2023 ел
җомга

Агымдагы елда «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында  «Кышкы чорда урам-юл челтәре объектларын карап тоту»  төре буенча 3 681 хәбәрнамә бастырылган, шулардан 2 784е хәл ителгән.

Россия - бөек фәнни держава. Без Ватан фәненең башында торган тикшерүчеләр белән горурланабыз. Һәм, әлбәттә, бүген үз элгәрләренең данлы традицияләрен арттыручылар белән горурланабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International