Районга социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү максатыннан бару

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Муниципалитетларга мөмкин кадәр ешрак барып, «урыннарда» халыкны аеруча борчыган мәсьәләләр турында фикер алышырга тырышабыз, без бит турыдан-туры халык белән эшлибез һәм аларны нәрсә борчыганын беләбез.

«Халык контроле» системасына мөрәҗәгатьләрне карау буенча эшлекле киңәшмә үткәрдек һәм җирле район хастаханәсендә булдык. Биектау районы халкы арасында юллар төзү һәм ремонтлау, шулай ук төзекләндерү мәсьәләләре иң актуаль булып кала. Медицина белгечләре арасында - табибка язылу, этика һәм деонтология, кабул итүгә язылу, кадрлар кытлыгы.

Сәфәр барышында без хәбәрнамәләрне оператив хәл итү һәм җавапларны системада урнаштыру буенча тәкъдимнәр бирдек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International