Күп еллар дәвамында Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары Россия югары уку йортлары арасында алдынгы урында тора, моны республикабызда да, тулаем илдә дә төрле дәрәҗәдәге җиңүләр һәм казанышлар раслый.
Бүген Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультетында көндезге уку формасы магистрларына дипломнар тапшыру тантанасында катнаштым. Безнең Аппаратта практика үткән, бик яхшы билгеләренә укып магистрант дипломнары алган егетләрне күрү куанычлы булды!
Чыгарылыш студентларын - яңа юристларны чын күңелдән котлыйм! Бу вакыйга куелган максатларга ирешүгә старт булсын! Туган альма-матерыгыз диварларын онытмагыз, чөнки һәр студент – КФУның юридик факультетының зур гаиләсенең бер әгъзасы бит!