Вәкаләтле вәкилнең Зәй районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Игорь Биканов аларны хезмәт итү урыннарына кадәр озата бара. Килеп җитүгә ул гаскәр частьларына барачак, командование белән танышачак, казармаларны карап чыгачак, көтелмәгән хәлләр очрагына безнең контакт мәгълүматларын калдырачак.
Хәрби хезмәткә чакырылучылар белән командаларны озата бару һәм хәрби частьләрдә булу практикасы Вәкаләтле вәкил Аппараты тарафыннан 2010 елдан бирле алып барыла. Шул вакыт эчендә без 200 дән артык хәрби частьтә булдык. Эшелоннарны озата бару барышында төрле хәлләр була, аларны озата баручыларның уяулыгы һәм игътибары нәтиҗәсендә һәрвакыт хәл итеп була иде.