Бүгенге көндә авыл җирендә яшәүчеләр саны Россия халкының гомуми саныннан 25,7% ка җитә. Алар өчен лаеклы сәламәтлек саклау системасын һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итәргә кирәк, шул максаттан без, Татарстан муниципалитетларында сәламәтлек саклау системасының торышына мониторинг үткәрәбез.
Балтач районына бару кысаларында, без «Балтач үзәк район хастаханәсе»ндә булдык, анда киңәшмә уздырдык һәм балалар консультациясе бүлегендә булдык. Балтач үзәк район хастаханәсе баш табибы Газинур Дәүлиев учреждениенең эшчәнлеге һәм халыкның сәламәтлеге торышы, структур бүлекчәләрнең һәм хезмәтләрнең эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында сөйләде. "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы кысаларында без соңгы берничә ел эчендә системадагы мөрәҗәгатьләрне карадык һәм җаваплы башкаручылар белән әңгәмә уздырдык.