Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасының Россия Федерациясенең дәүләт программаларын, федераль максатчан программаларны һәм транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруда катнашу мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе сенаторы, РФ Федераль Җыены Федерация Советының парламент эшчәнлеген регламентлау һәм оештыру комитеты урынбасары Александр Терентьев рәислегендә 9 нчы эшче төркем утырышы узды.
Утырышта катнашучылар Шәле (М7) – Баулы (М5) автомобиль юлы төзелешенең барышы, һава һәм су транспортын субсидияләү, хәрәкәт составын яңарту мәсьәләләре һәм башкалар турында фикер алыштылар.
Вәкил адресына 2024 елның беренче яртыеллыгында 35 210 мөрәҗәгать кергән, шуларның 2 130ы Транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсендәге мәсьәләләр буенча. Кешеләр җәмәгать транспорты хәрәкәте графигын үтәмәүгә, пик вакытында һәм кичке вакытта автобусларның җитәрлек булмавына (41%), гамәлдәге маршрутларда автобусларның классын һәм санын үзгәртү кирәклегенә (18%) зарлана.
Вәкаләтле вәкил фикеренчә, "Теге яки бу мәсьәләләрне хәл иткәндә икътисадый файдага гына түгел, ә моның республиканың гади гражданнарына нәрсә бирәчәге турында да уйларга кирәк”.
Республикада 17 эш төркеме булдырылды, аларның һәрберсен кураторлык итүче депутат җитәкли. Эш төркемнәренә шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре керә. Эшче төркемнәр эшчәнлегенең төп юнәлешләре - федераль акчаларны җәлеп итеп, республика проектларын мониторинглау һәм гамәлгә ашыруда катнашу, республика мәнфәгатьләрен яклау һәм күзәтчелек итә торган юнәлешләр буенча проблемалы мәсьәләләрне оператив хәл итү. Шулай ук Татарстанның закон чыгару инициативаларын Федераль Җыенда яклау.