Аппарат хезмәткәре Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре белән берлектә, Минзәлә районында урынга барып тикшерүдә катнашты.
Безнең тарафтан ведомствоара һәм «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасында гражданнарның тиешле мөрәҗәгатьләрен вакытында һәм сыйфатлы үтәүне контрольдә тоту эше.
Бүгенге урынга барып тикшерү Минзәлә районында әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметүдә һәм су объектларын саклауда мөһим роль уйнаган чистарту корылмалары эшен тикшерү кысаларында уздырылды.
Мондый уртак сәфәрләр гражданнарның уңайлы әйләнә-тирә мохиткә хокукларын яклау максатыннан үткәрелә һәм агымдагы елда да гамәлгә ашырылачак.