Узган атнада "Халык контроле" системасында эш

2024 елның 9 июле, сишәмбе

«Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасында мөрәҗәгатьләрне карау сыйфатын яхшырту максатында Вәкаләтле  вәкил Аппараты хезмәткәрләре көн саен системага керүче мөрәҗәгатьләр мониторингын үткәрә.

Узган атнада системага 4 923 белдерү басылып чыкты, шуларның 1 499 буенча чаралар күрелде.

Мәсәлән:

 

 «Паритет» ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан Чаллы шәһәрендә 45/09 номерлы торак йортның 19  нчы  подъезд баскычы ремонтланды (№6371491);

Казан шәһәре башкарма комитеты Казан шәһәренең Ямашев проспектында пандус юлы эшләнде (№6369842);

Чистай районы башкарма комитеты тарафыннан Чистай шәһәренең “Хәзинә” скверындагы фонтан ремонтланды (№6351345);

 Бөгелмә районы башкарма комитеты тарафыннан Бөгелмә шәһәренең Ленин урамындагы 5нче йорт янында (no 6356987) үлән чаптырылган.

Узган атнада Татарстан Республикасында яшәүчеләр иң актив рәвештә түбәндәге категорияләр буенча мөрәҗәгать иттеләр:

"Территорияне комплекслы төзекләндерү" - 613;

 "Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау" - 245;

 “Юл хәрәкәтен оештыру” – 96;

 “Контейнер мәйданчыгын карап тоту” – 85;

 “Йортны карап тоту” – 83.

 Сез «Халык контроле» системасына «Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яисә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында гариза биреп кенә республикабызда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм яшәү шартларын яхшыртуга үз өлешегезне кертә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International