Татарстан омбудсмены катнашы белән торак йорт фасадындагы кимчелекләр бетерелде

2024 елның 5 июле, җомга

Гражданнарның торак хокукларын саклауның аерылгысыз өлеше булып гражданнарның күпфатирлы йортта яшәвенең уңайлы һәм имин шартларын тәэмин итү тора.

Вәкаләтле вәкилнең 2023 елдагы эшчәнлеге турындагы докладында Бөгелмә шәһәрендә яшәүче гражданка Ф.ның 2021 елда үткәрелгән капиталь ремонт кысаларында күпфатирлы йортның фасадын ремонтлау эшләрен сыйфатсыз башкару турындагы мөрәҗәгате яктыртылды.

Мөрәҗәгать итүчегә ярдәм итү максатларында Без Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенә һәм Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы фондына гарантия срогы кысаларында күпфатирлы йортта гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясаганда хокук бозуларны бетерүгә юнәлдерелгән чаралар күрүне сорап мөрәҗәгать иттек.

Уртак эш нәтиҗәсендә мөрәҗәгать авторының дәлилләре ишетелде, билгеле бер һава шартларына бәйле рәвештә ачыкланган хокук бозуларны бетерү буенча эшләр подряд оешмасы тарафыннан 2024 елның июленә кадәр планлаштырылган. Мөрәҗәгать безнең контрольдә калды.

Шушы көннәрдә безнең адреска Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы фондыннан подряд оешмасы тарафыннан күпфатирлы йорт фасадындагы ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча эшләр башкарылуы турында мәгълүмат килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International