ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Үзбәкстан Республикасы белән безне җылы дустанә мөнәсәбәтләр бәйли, ә илчелектәге коллегалар белән без инде озак еллар кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау эшендә тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Бүген без Үзбәкстан Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Надыйр Касыймов белән таныштык/


7
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Районга чыгуларны без нәтиҗәле итәргә тырышабыз һәм бер көндә мөмкин кадәр күбрәк очрашулар колачларга тырышабыз.

Бүген Менделеевск районында эшлим. Вәкаләтле вәкил өчен киңәшмәләр, халык белән очрашулар уздыру һәм килеп туган проблемаларны хәл итү өчен Татарстан Республикасының төрле районнарына даими рәвештә бару бик мөһим.

Бүген Алабуга муниципаль районы эш сәфәренең икенче ноктасы булды. «Халык контроле» системасына гражданнардан килә торган хәбәрнамәләрне карау буенча киңәшмә үткәрелде. Җаваплы башкаручылар белән гражданнарның 29 мөрәҗәгатен карадык. Нигездә, сораулар юлларны ремонтлауга, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатына һәм территорияләрне төзекләндерүгә кагыла.

Балалар бакчасы бинасы 1987 елда файдалануга тапшырылган. 35 ел дәвамында балалар бакчасы бинасына капиталь ремонт ясалмаган. 2022 елда мин әлеге бакчада булдым: анда тәрәзәләрне алыштыру, су белән тәэмин итү, җылыту, электр белән тәэмин итү, вентиляция системаларын ремонтлау, беренче каттагы төркемнәрдә ишек блокларын, санитария узелларын, җылы идәннәрне алыштыру, бизәү эшләрен башкару, керү урыннарын ремонтлау һәм территорияне төзекләндерү таләп ителде. Чыннан да, бакча капиталь ремонтка мохтаҗ иде, һәм республикабыз Рәисе ярдәме белән әлеге максатларга акча бүлеп бирелде.


5
октябрь, 2024 ел
шимбә

Кадерле укытучылар! Кадерле остазлар! Сезне төп һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән котлыйм!


4
октябрь, 2024 ел
җомга

Казанда “Махсус хәрби операциядә  катнашучыларга социаль ярдәм чаралары күрсәтү”  темасына түгәрәк өстәл уздыру планлаштырыла

Җәй көне минем җәмәгатьчелек ярдәмчем Гөлия Балафендиева Татарстан Республикасының төзәтү учреждениеләрендә ВИЧ-инфекцияне профилактикалауга багышланган чаралар үткәрде.


3
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Быел беренче тапкыр Татарстанда яшәүче 33 меңнән күбрәк кеше физик затлар керемнәренә салымны (НДФЛ) 2023 елда банк кертемнәре буенча процент керемнәреннән 2,9 млрд сум күләмендә салым түләячәк.


2
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән Сәрия Сабурская Татарстан Республикасының Әзербәйҗан Республикасындагы даими вәкиллегендә «Ак калфак» татар хатын - кызлары оешмасының Баку шәһәрендәге филиалы җитәкчесе - «Дуслык» ансамбленең сәнгать җитәкчесе Сания Әлмәшевага «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесен тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International