Бүген Салих Сәйлашев исемендәге Зур концерт залында Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына керешү тантанасы булды.
Тантана Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның кереш сүзеннән башланды.
Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы әгъзалары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика Министрлар Кабинеты әгъзалары, дус илләрнең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре, муниципаль берәмлекләр вәкилләре, махсус хәрби операция геройлары, шулай ук җәмәгатьчелекнең киң даирәсе катнашында Татарстан халкына, Россия Федерациясе Конституциясенә, Татарстан Республикасы Конституциясенә тугрылыклы булырга ант итте.
Тантана азагында Татарстан Республикасы Рәисе сайлаучыларга ышаныч белдергәннәре өчен, инаугурация кунакларына яхшы сүзләр әйткәннәре һәм республикада барган үзгәрешләргә югары бәя биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.
"Безнең эшнең үзәгендә - кешеләр турында кайгырту. Нәкъ менә кеше 2030 елга кадәр республиканың социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең үзәк өлеше булып тора, ә гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү безнең өстенлегебез булып кала. Бу юнәлештәге эшне без алга таба да дәвам итәчәкбез», - диде Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына керешү тантанасында.
Чын күңелдән Рөстәм Нургалиевичны сайлауларда лаеклы җиңүе белән котлыйм, анда аның кандидатурасы өчен 88,09% сайлаучы тавыш биргән. Мондый нәтиҗә - гражданнарның югары ышанычын һәм ихтирамын ачык раслый.
Рөстәм Нургалиевич җитәкчелегендә Татарстан Республикасы үзгәрде һәм тотрыклы үсеш, инновацияләр һәм традицияләргә хөрмәт берләштерелгән төбәккә әверелде. Бүген игътибар үзәгендә - һәр кешенең ихтыяҗларын канәгатьләндерү. Күп балалы гаиләләргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә.