Бүген «Чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәкләрендә чит ил гражданнары хокукларын үтәүнең актуаль мәсьәләләре» темасына Россия Федерациясе субъектларында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең Бөтенроссия Координация советы эшендә катнаштым.
Үз чыгышымда ассызыклаганча, иректән мәхрүм итү урыннары белән аермаларга карамастан, вакытлыча тоту үзәкләрен бер генә нәрсә берләштерә - кешене җәмгыятьтән мәҗбүри изоляцияләү. Нәкъ менә шуңа күрә мондый учреждениеләрдәге кешеләрнең хокукларын яклау безнең эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.
Мин Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләдем: 2018 елда республикада 270 кешегә исәпләнгән Россия һәм халыкара стандартларга туры килә торган заманча чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәге ачылды. Анда балалы гаиләләргә, шулай ук лаеклы яшәү һәм медицина ярдәме алу өчен шартлар тудыруга аерым игътибар бирелә. 2024 елда гына да суд карарлары нигезендә үзәккә 3 358 чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган затлар урнаштырылган, ә 2025 елның 1 гыйнварына 2 990 кеше илдән чыгарып җибәрелгән.
Үзәктә тоту шартларын даими мониторинглау - безнең эшнең аерылгысыз өлеше. Әлеге эш кысаларында безнең тарафтан гражданнарны кабул итү үткәрелә, бу безгә проблемаларны ачыкларга һәм кирәк булганда кирәкле ярдәмне вакытында күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Проблемалы мәсьәләләргә аерым тукталдым. Алар арасында - чит ил гражданнарын тоту төгәл билгеле булмаган килеш үзәкләрдә озак вакыт булу, гражданлыгы булмаган затлар буенча суд карарларын үтәү белән бәйле кыенлыклар, йогышлы авырулы кешеләрне чыгарып җибәрү регламентларының булмавы, шулай ук учреждениеләрдә хезмәткәрләр санының җитәрлек булмавы. Болар барысы да турыдан-туры кеше хокукларын һәм ирекләрен саклау белән бәйле һәм системалы чишелеш таләп итә.
Ышанам ки, уртак тырышлык белән генә без вакытлыча тоту үзәкләрендәге кешеләргә карата гуманлы һәм гадел мөнәсәбәтне тәэмин итә алырлык нәтиҗәле механизмнар эшли алачакбыз.