Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән!
Безгә Аппаратка гражданка Е. га карата ана капиталын кулланганда мөмкин булган мошенниклык гамәлләре турында мөрәҗәгать килде. Сүз гражданка Е.ның бәясе арттырылган торак сатып алганда ялгыш фикергә кертелүе турында барды. Моннан тыш, риэлторлар, гражданка Е. ның четерекле хәленнән файдаланып, аңа кредит йөкләмәләрен рәсмиләштергәннәр.
Элегрәк гражданка Е.инде полициягә җинаять эше кузгату турында гариза белән мөрәҗәгать иткән, әмма кире кагылган. Аның Казан шәһәренең Совет районы прокуратурасына мөрәҗәгатеннән соң полициянең баш тартуы гамәлдән чыгарыла, өстәмә тикшерү билгеләнә. Шуңа да карамастан, аның нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать итүчегә, яңадан җинаять эше кузгатудан баш тарттылар.
Вәзгыятьнең җитдилеген аңлап, мөрәҗәгать итүченең хокукларын яклау өчен без Татарстан Республикасы Прокуратурасына гражданка Е. дәллиләрен тикшерүне сорап мөрәҗәгать иттек.
Безнең дәлилләрне карау нәтиҗәләре буенча Совет районы прокуратурасы полициянең җинаять эше кузгатудан баш тарту турындагы карарын законсыз дип таныды һәм аны гамәлдән чыгарды. Тикшерү материаллары төрле яклап өстәмә тикшерү уздыру өчен Россия ЭЭМ тикшерү бүлекчәләренә җибәрелде.