Мөрәҗәгать уңай хәл ителде!
Хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итү - безнең эшнең аерым юнәлеше ул! Күптән түгел безнең адреска республикада яшәүче гражданка В. дан мөрәҗәгать килде. Ул авыр хәлдә «Донецк шәһәренең 1 нче үзәк шәһәр клиник хастаханәсе» реанимация бүлегендә дәваланучы үзенең улы, хәрби хезмәткәр А. ның сәламәтлеге торышы турында мәгълүмат алуда ярдәм сорады.
Якын кешесе турында дөрес мәгълүмат булмау ана өчен никадәр борчулы булуын аңлап, без кичекмәстән хезмәттәшләребез адресына Донецк Халык Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына мөрәҗәгать юлладык.
Безнең уртак эшебез нәтиҗәсендә вәзгыятьне ачыкларга мөмкин булды. Граждан А.үзенең сәламәтлеге торышына туры килгән, кирәкле медицина ярдәмен тулы күләмдә ала, «Донецк шәһәренең 1 нче үзәк шәһәр клиник хастаханәсе»ндә стационар дәвалануда. Аның әнисе белән без элемтәдә һәм улының хәле турында барлык актуаль мәгълүматны бирәбез.
Һәрбер мөрәҗәгатьнең игътибарсыз калмавы бик мөһим, һәм, без кешеләргә реаль ярдәм күрсәтү өчен мөмкин булганның барысын да эшләүне дәвам итәчәкбез!