Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты һәм эксперт советының уртак утырышы узды

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе

Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты һәм эксперт советының уртак утырышы узды. Депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау өчен кандидатураларны карадылар, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең этил спирты җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны булдырмау буенча эш нәтиҗәләре, шулай ук түләүсез юридик ярдәм турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты турында фикер алыштылар, комитетның агымдагы елның IV кварталына эш планын расладылар.

ТР Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов республика суд участокларына судьялар кандидатурасын тәкъдим итте.

ТР дәүләт Алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов хәбәр иткәнчә, ярты ел эчендә 67 тикшерү уздырылган, 5 мең литрга якын легаль булмаган продукция тартып алынган. 120 хокук бозу очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта «лицензиясез» эшчәнлек фактлары саны арткан. Ведомство эшендә төп акцент профилактикага күчерелгән. 6 айда 1315 кисәтү бирелгән һәм 59 профилактик визит үткәрелгән. Штрафларның гомуми суммасы 10 млн сумнан артып киткән, шуның 5,6 млн сумы түләтелгән.

Бүген комитет утырышында шулай ук түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы республика законының 12 нче маддәсенә  үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты каралды. Хәзер, закон проекты нигезендә, түләүсез юридик ярдәмне белем алу чорында ата-аналары яки бердәнбер ата-анасы үлгән 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге гражданнар, шулай ук бу кешеләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү һәм яклау белән бәйле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иткәндә аларның вәкилләре алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International