Агымдагы елның 16 маенда Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында “Халык контроле” мәгълүмат системасын эшләтү буенча ведомствоара комиссиянең видеоконференцэлемтә режимындагы утырышы узды. Анда министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында җаваплы үтәүчеләр катнашты.
Утырышта “Халык контроле” системасының агымдагы кварталдагы эш йомгаклары каралды, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов доклад белән чыгыш ясады. “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында үтәү дисциплинасы турында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил – “Халык контроле” системасын эшләтү буенча ведомствоара комиссия рәистәше Сәрия Сабурская хәбәр итте.
Шулай ук “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында министрлыклар, ведомстволар һәм муниципаль берәмлекләр эш рейтингын индикатив бәяләү алгоритмы буенча министрлыклардан һәм ведомстволардан(модераторлардан) һәм муниципаль берәмлекләрнең җаваплы үтәүчеләреннән кергән тәкъдимнәр каралды.