9-10 июнь көннәрендә Мәскәүдә Элла Памфилова рәислегендә Кеше хокуклары буенча Россия вәкилләренең координацион советы үтте, анда Татарстан омбудсманы Сәрия Сабурская да катнашты.
Очрашуда Кеше хокуклары буенча федераль һәм төбәквәкилләренең үзара хезмәттәшлеге формалары һәм ысуллары тикшерелде.
Үз чыгышында Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкил Элла Памфилова алда торган эш буенча берничә төп положениеләрне билгеләп үтте. Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкил аппаратын үзгәртеп кору, мәгълүмат алмашу эшен җайга салу, федераль омбудсманның рәсми сайтын яңарту һәм Вәкил аппаратында закон чыгару инициативалары идарәсен төзү күздә тотыла.
Федераль һәм төбәк вәкилләре эшен көчәйтү өчен халыкның иң күп таралган һәм катлаулы шикаятьләре буенча “күчмә кабул итүләр” үткәрү турында карар ителде, бу, проблемаларны хәл иткәндә тоткарлык тудыручы системалы хаталарны һәм факторларны анализларга мөмкинлек бирә.
Чыгышларда төп игътибар төбәк вәкилләре институтын үстерү һәм ныгыту, шулай ук аларның хокук саклаучылар җәмгыятьләре, ММЧ һәм хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләренә бирелде.