«Казанец» корабында очрашу

2014 елның 2 июне, дүшәмбе

Агымдагы елның 31 маенда  Кронштадт шәһәрендә  Сәрия Сабурская  «Казанец» корабында  хәрби-диңгез әләмен күтәрү тантанасында катнашты.Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  кораб экипажына  котлау сүзе белән чыкты. Татарстан Республикасы  «Казанец» корабы белән  ныклы дуслык һәм хезмәттәшлек урнашуына  горурлана, Татарстан егетләре өчен бу корабта хәрби-диңгез көчләре сафларында хезмәт итү  зур горурлык”, дип билгеләп үтте вәкил. Моннан тыш, Сәрия Сабурская  Ватанны саклау һәм үсеп килүче буынны хәрби-патриотик тәрбияләүдә зур өлеш керткән командирларга Татарстан Республикасы Президентының  Рәхмәтен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International