Агымдагы елның 10 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты хезмәткәре Татарстан Дәүләт торак инспекциясе, Казан шәһәре башкарма комитетының “Старый город” префектурасы белгечләре белән берлектә чираттагы тапкыр “Старый город” идарәче компаниясе эшчәнлеген тикшерде.
Тикшерү барышында күпквартирлы йорт белән идарә итү килешүендә закон таләпләрен бозу ачыкланды, аерым алганда, килешүдә конкрет күпквартирлы йортның уртак милке торышы исемлеге турында кушымта һәм гомумйорт милкенә хезмәт күрсәтү буенча хезмәтләр һәм мәҗбүри эшләр исемлеге юк.
Шулай ук айлык максатчан взносларны түләүгә счетлар тотуга таләпләр бозылу ачыкланды, арендаторлар кулланган коммуналь хезмәтләр турында мәгълүмат юк, күпквартирлы йортның мәйданы күрсәтелмәгән, торак бинасын тоту һәм агымдагы ремонт ясауга тарифлар берләштерелгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча идарәче компания хезмәткәрләренә ачыкланган хокук бозуларны бетерү буенча киңәшләр бирелде. Тикшерү материаллары буенча эш дәвам итә.