Булачак солдатларны хезмәт урыннарына озату

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

   Хезмәткә чакырылучылар хокукларын бозу фактларына оператив җавап бирү, күзәтчелек һәм профилактика максатыннан, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  Татарстан Хәрби комиссариаты белән берлектә  командаларны  хезмәт итү урыннарына озатуны һәм Татарстаннан килгән егетләрнең көнкүреш шартларын  өйрәнү максатыннан  хәрби частьларда булуны оештыра.

   Агымдагы елның 28 маенда  хезмәткә чакырылучылар Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил җаваплы кешесе озатуында  Кемерово өлкәсенә (Юрга 1 бистәсе)  киттеләр. Бүген 29 майда  Татарстан омбудсманының  Азнакай муниципаль районындагы  ярдәмчесе  егетләрне Екатеринбургка  озата китәчәк.

   Татарстан егетләрен шулай ук Вәкилнең җаваплы кешеләре  Севастополь, Мурманск(эшалон), Хабаровск(эшалон) калаларына, Свердловск өлкәсенә (Еланский бистәсе) озата барачак.

   Озату барышында Вәкилнең җаваплы кешеләре  хәрби хезмәткәрләрнең  хокуклары һәм бурычлары турында, омбудсманның  хәрбиләрнең                    хокукларын яклаудагы эшчәнлеге турында  аңлатулар алып бара. Хәрби частьларда булганда Вәкилнең җаваплы кешеләре  хезмәт итү шартлары белән таныша, җитәкчелек, анда хезмәт итүче татарстанлылар белән очраша.

   Озатудан фотосурәтләрне  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил сайтыннан алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International