Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкил белән очрашу

2014 елның 9 июне, дүшәмбе

Сәрия Сабурская  Элла Памфиловага агымдагы елның октябрь азагында уздыру планлаштырылган “ Заманча дөньяда мөселман хатын-кызы” дигән темага узачак конференция турында сөйләде. Конференцияне Казанда  уздыру тәкъдиме белән Россия Федерациясендә БМО системасында  кеше хокуклары буенча  Өлкән киңәшче Ришард Коменда чыккан.

    Шулай ук Татарстан омбудсманы  Татарстан Республикасында кеше  хокуклары буенча республика стратегиясен эшләүләре турында сөйләде.

    Очрашу барышында Сәрия Сабурская Элла Памфилованы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы белән таныштырды.

    Исегезгә төшерәбез, Элла Памфилова Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкил булып  агымдагы елның 18 мартында сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International